Сезнең игътибарыгызга «Пасхаль сувениры»хәйрия конкурсының чираттагы катнашучысын тәкъдим итәбез.
Раиса Низгирева конкурс өчен балалар өчен тәрбияви үсешле махсус китап әзерләгән. Һәр сәхифәдә балаларны кызыклы биремнәр, бармак театры өчен курчаклар, вак моторика үсешенә уеннар һәм башка бик күп нәрсәләр көтә.
"Мин бик теләп хәйрия конкурсында катнаштым. Минем эшем сабыйларга ошар дип өметләнәм», – дип сөйләде безгә Раиса Алексеевна.