Нурлатта Кондырча паркын төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Татарстанда «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»программасы кысаларында 2022-2023 елларда территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар сериясе старт ала. Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды хәбәр иткәнчә, быел яңартылачак объектларны төзекләндерү буенча фикер алышу булачак.

Әмма, аларны комплекслы итеп төзекләндерү өчен, әлеге территорияне 26 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында узачак тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк кеше сайларга тиеш. Нурлатлылар белән беренче очрашу 14 апрельдә булачак. Анда Кондырча паркының финал концепциясе тәкъдир ителәчәк, шулай ук проектта кулланылган архитектура карарлары турында җентекләп сөйләнәчәк. Нурлат халкы аларның йомгаклау проектына ничек йогынты ясавын һәм эш башланганчы ук әлеге территориядә нәтиҗәдә нәрсә барлыкка киләчәген беләчәк. Кыскасы, җәмәгать фикер алышуында һәм тавыш бирүдә актив катнашырга Нурлат районының барлык җирле халкы, активистлары, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла. Билгеле булганча, Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү буенча масштаблы эш 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. 6 ел эчендә республикада 443 территория төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International