Бүген шәһәр мәктәпләренең һәм техникумның яшь армиячеләре Җиңү көненә багышланган парадның беренче репетициясен үткәрделәр.
Егетләрдән тыш, быел да анда кызлар отряды да катнаша. Беренче репетициядә шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары һәм инвалидларының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин катнашты.
«Мондый әһәмиятле вакыйгага әзерлек күптән башланды инде. Башта яшь армиячеләр отрядлары сафта әзерлекне үз мәктәпләрендә алып барды. Бүген без мемориаль комплекс янында беренче репетицияне уздырабыз, анда 9 Майда Җиңү парады узачак. Мондый репетицияләр һава шартлары мөмкинлек бирсә, көн саен булачак», – дип билгеләде мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Чәчәк Газизова.