Нурлатлылар быел да «ЭКОяз 2021» акциясендә актив катнаша ала

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Республика экология министрлыгының “ЭКОЯЗ” традицион акциясе санитар-экологик икеайлык белән старт алды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акцияне ведомство инде 6 ел рәттән уздыра, нурлатлылар быел "ЭКОЯЗ - 2021" дә актив катнаша ала.

Акция 6 номинациядә үтә:

- «Иң яхшы балалар бакчасы»: сыерчык оялары ясау, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлегенә сак карашка юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

“Иң яхшы мәктәп”: сыерчык оялары ясау, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлегенә сак карашка юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

“Иң яхшы гаилә”: сыерчык оялары ясау, флэшмоблар уздыру, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агачлар утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак карашка юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

“Иң яхшы экоишегалды”: территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча яшәүчеләрнең башлангычларын тормышка ашыру, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлегенә сак карашка юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

“Иң яхшы предприятие”: территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл караш, энергия саклау һәм табигать саклау технологияләрен һәм производстволарын гамәлгә кертүгә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.

"Иң яхшы муниципаль берәмлек": муниципаль берәмлекнең күзәтчелек эшчәнлеге, экологик агарту һәм экологик-гамәли эшчәнлек.

Районда конкурсның муниципаль этабының һәр номинациясендә җиңүчеләрне билгеләү буенча эшче төркем составы расланды. Аның Рәисе-Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International