Нурлат гимнастлары бүләкләр янчыгын тулыландырды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бу ял көннәрендә традицион „Язгы карнавал“ турнирында катнашкан Нурлатның „Омтылыш“ нәфис гимнастика студиясендә тәрбияләнүче сигез кызчык медальләр яулады.

Турнир Биектауда узды. Ике көн дәвамында осталыкта Казан, Яшел Үзән, Арча, Туймазы, Ижевск шәһәрләреннән иң көчле гимнасткалар көч сынашты. Нурлат спортчылары шулай ук үз программаларын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Ирада Усманова, Милана Корчукова, Сәмирә Шәрәфетдинова, Софья Меликова турнирның бронза призерлары булдылар.

Сәминә Хәбибрахманова, Таирә Бакирова һәм Диана Галәветдинова көмеш медальләр яуладылар. "Бу кызлар һәвәскәрләр программасы буенча чыгыш ясадылар, үз элементларын төгәл һәм матур итеп башкардылар. Кайберләре, ярышларда беренче тапкыр катнашуларына карамастан, үҗәтлекләре һәм тырышлыклары аркасында зур уңышка ирештеләр", - дип билгеләп үтә кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева. Бу юлы да чемпион исемен Эмилия Сәгъдиева раслады. Алтын медальне ул лаеклы алды, чөнки аның программасы иң катлаулы элементларны үз эченә алды. "Гомумән алганда, минем барлык шәкертләрем дә максатчан, үз өстендә эшли һәм чыгышларда камиллеккә ирешә беләләр. Ә бит бу бик зур хезмәт", - ди тренер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International