Абрыскино авылы халкы Якушкино авыл җирлеге Советы депутаты Валентина Миронованың, торак пунктның үзәк өлешен һәм һәйкәл территориясен чистарту идеясен зур теләк белән хупладылар.
Эш көне булуына карамастан, кич белән авылны санитар-экологик чистарту буенча чираттан тыш акциягә җыелдылар. Кичке алтыда авылның үзәк өлешендә 30дан артык кеше җыелган иде, алар арасында мәктәп укучылары да, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде, кайберләре гаиләләре белән чыкты. Шулай итеп, Георгий Захаров, Зоя Михайлова, Мироновлар, Питугановлар, Андреевлар һәм башка гаиләләр, эш кораллары һәм кирәкле инвентарьлар белән коралланып, кыска гына вакыт эчендә авылның үзәк өлешен тәртипкә китерделәр. Эштән соң озак вакыт аерылмадылар, яшьлек елларын искә алдылар, яз һәм җәйгә планнар кордылар. Шулай ук уртак тырышлык белән авылны чүп-чардан чистарту, Җиңү паркын төзекләндерү турында да килештеләр.