Нурлат журналистлары коронавируска протест белдерде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Нурлатта «Нурлат-информ» хезмәткәрләре бердәм рәвештә коллективлары белән  коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясадылар. «Нурлат-информ» коллективы өчен эш атнасы үзенчәлекле акция белән башланып китте: районның массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре COVID-19га каршы прививка ясадылар. "Бары тик шул рәвешле, прививка кампаниясенә барыбыз бергәләп кушылып кына, без яңа корона инфекцияне җиңә алачакбыз. Шуңа күрә барлык хезмәткәрләр дә әлеге акциядә теләп катнаштылар һәм бүген сырхауханәнең прививкалар ясау кабинетында булдылар. Журналистлар -һәрвакыт алдынгы сафларда, шул исәптән махсус режим  чорында да. Һәм без үз – үзебезне һәм якыннарыбызны саклау өчен вакцина ясау мөмкинлеген түземсезлек белән көтеп алдык»,-диде «Нурлат-информ» җитәкчесе Резеда Гиняева. Әлегә бу профилактик чараны медицина күрсәткечләре буенча кичектерергә туры килгән хезмәткәрләрдән кала,  «Спутник-V» вакцинасын Нурлат ТВ һәм «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының барлык хезмәткәрләре ясатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International