Билбау көрәше буенча ярышлар Рязаньда узды.
9-10 апрельдә Рязань шәһәрендә 18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Россия беренчелеге бүләкләре өчен көрәштә 15 регионнан 250 дән артык спортчы катнашты. Татарстан Республикасы командасы составында Чулпан көрәш мәктәбен тәмамлаган, тәҗрибәле тренер Расих Сәмигуллинның шәкерте Мәдинә Рәхимҗанова да бар иде. Яхшы әзерлек күрсәтеп, ул икенче урынны алды һәм Үзбәкстанда узачак дөнья беренчелегендә катнашу өчен юллама алды. Беренчелек җәй азагы-көз башында узар дип планлаштырыла. Мәдинәгә уңышлар телибез. Өстәвенә, Расих Сәмигуллинның шәкертләре дөнья күләмендәге беренчелекләрдә чыгыш ясау буенча уңай тәҗрибәгә ия инде. Чулпан көрәш мәктәбен тәмамлаган тагын бер спортчы, Россиянең спорт мастеры Юлия Растоскуева ике тапкыр дөнья чемпионы булды.