Тыл хезмәтчәне Александра Ильина 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген Кече Колбай-Мораса авылында яшәүче Александра Ильина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Александра Степановнаны истәлекле дата белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин котлады. Шулай ук ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Александра Степановна Ильина Кече Колбай-Мораса авылында туып үскән. Гомере буе авылда яши. Сугыш вакытында һәм аннан соң «Алга» колхозында төрле эшләрдә эшли, тыл хезмәтчәне. Дүрт бала: бер ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергән. Александр Степановнаның 7 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 1 торыны бар. Хәзерге вакытта юбиляр туган авылында кызы гаиләсендә гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International