Күп кенә мәктәпкәчә учреждениеләрдә бүген, 12 апрельдә, космоска кешенең беренче очуына 60 ел тулуга багышланган тематик дәресләр узды. Халыклар Дуслыгы Йорты командасы да искәрмә түгел иде, алар “Кыңгырау” балалар бакчасы белән берлектә бу көнгә зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, чөнки космос темасы теләсә кайсы яшьтәге балалар өчен кызыклы. Мәсәлән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар Дуслык Йорты командасы белән бергә бүген кояш системасының планеталары буйлап виртуаль сәяхәткә киттеләр. Алар өчен шулай ук космоска беренче очу турында тематик викторина үткәрелде. Балалар галәм табышмакларын бик рәхәтләнеп чиштеләр һәм барлык уеннарда актив катнаштылар. Балаларга бу күңелле һәм кызыклы бәйрәм аеруча истә калды, һәм аларның берәрсенең киләчәктә илебезне таныту өчен космонавт булырга теләве дә ихтимал.