Бүген «Нурлат-информ»да әбүнәчеләр көне уза

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

"Дуслык"("Дуслык","Туслах")газетасы редакциясенең реклама бүлегендә "Нурлат-информ" хезмәткәрләре язылучы көнен оештырдылар, аның кысаларында шәһәрлеләр ташламалы бәядән район газетасына ярты елга язылып, призларны уйнатуда катнашалар. Район газетасына беренчеләрдән булып Гөлшат Сәмигулла кызы Заһидуллина, Елена Ильинична Сидорова, Ольга Максимовна Кузнецова язылды инде.

Көн ахырында барлык әбүнәчеләр арасында призлар уйнатылачак.

Исегезгә төшерәбез: «Дуслык»ка ташламалы язылу 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.  Район газетасына 681 сум 48 тиен бәясе белән язылырга өлгерегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International