Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII съезды уза.
Биредә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышалар. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы съезд эшендә нурлатлылар да катнаша. Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендәге делегациягә 40тан артык дин эшлеклесе, шул исәптән район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов та керде.
VIII съездның көн тәртибендә-мөфти, Татарстанның баш казые, шулай ук ТР мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау.