«Нурлат-информ» 12 апрельдә туган нурлатлыларны эзли

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген, 12 апрельдә, календарьда Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.

1961 елның 12 апрелендә кеше космоска беренче тапкыр очыш ясый. Юрий Гагарин тараыфыннан әйтелгән атаклы «Киттек!» сүзләре бөтен дөньяга таралды. Без бу датадан читтә кала алмадык. 1961 елның 12 апрелендә - бу истәлекле көндә туган нурлатлылардан җавап бирүләрен сорыйбыз.

Әгәр сезнең танышларыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз арасында шундый кешеләр булса, безгә  2-36-13, 2-36-20 телефоннары аша «Нурлат-информ»га шалтыратыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International