Урта Камышлыдан Петровлар чебиләренә ихтыяҗ зур

2021 елның 11 апреле, якшәмбе

Бу көннәрдә Урта Камышлы авылында яшәүче Игорь һәм Румия Петровлар инкубаторында атна саен 12 шәр мең чеби чыга.

Һәр атна саен биредә гадәти йомыркалардан дистәләгән мең– язгы кояш кебек сап - сары кечкенә чебешләр чыга.

Быел Петровларның бу юнәлештә ничек эшли башлауларына 10 ел тулган. Әлбәттә, эшне башлаганда, мондый күләмгә чыгу турында хыялланмаганнар да.

Искә төшерүләренчә, беренче елда чебиләрне бер генә партия чыгарганнар һәм аларны урнаштырыр өчен бик борчылганнар. Хәзер барысы да көйләнгән, эш алдан төзелгән план буенча алып барыла. Башта инкубатор йорт подвалында урнашкан, ә былтыр шул максат белән 200 квадрат метр мәйданлы яңасын төзегәннәр. Бина җылытыла, иркен һәм якты. Монда инкубатор өчен дә, йомырка һәм инвентарь саклау өчен дә, алга таба җитештерүне киңәйтү өчен дә урыннар җитәрлек.

Безнең игътибарны бер рәткә тезелгән ак шкафлар җәлеп итте.

“Бу беренчел инкубаторлар. Монда йомырка 18 көн тора. Аларның һәркайсында 14 мең йомырка урнаштырылган. Әлбәттә, барысы да автоматлаштырылган, эчендә температура режимы һәм башка параметрларны ишек өстендәге электрон таблода карарга мөмкин. Аннары без аларны чыгару инкубаторына күчерәбез. Ике-өч көннән соң кошлар чыга башлый. Бер-берсе өстенә өелгән һәр әрҗәдә чыгарыла торган шкафта яңа гына йомыркадан чыккан 12 мең бәләкәй сары чебеш бар. Ишекне ачарга гына кирәк, бөтен бүлмә аларның чыелдаулары белән тула”,- диде Игорь, өч шкафка күрсәтеп.

«Бөтен партияне иртәгә Биектаудан килеп алалар. Алар урынына беренчел инкубатордан йомыркаларны күчерәбез, ә анда яңаларын урнаштырырбыз. Чебешләр гадәттә 21 көннән соң чыга. Шулай итеп, марттан июньгә кадәр һәр атна саен яңа партия чыгарабыз ", - диләр Петровлар.

Йомыркаларны, нигездә, Чехиядән алып килгәннәрен сатып алалар. Җәйге сезон тәмамлану белән, аларны киләсе елда сатып алуга әзерләнә башлыйлар.

Инкубаторларда, нигездә, бройлер чебиләре, җәйгә таба үрдәкләр, казлар, мулардлар да чыгарачаклар. Нурлатлыларда аларга ихтыяҗ зур. Чираттагы партиянең кайчан чыкканын көтеп кенә торалар. Монда килеп йөрү чебиләр, каз бәбкәләре эзләп ерак араларга баруга караганда күпкә отышлырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International