Надежда Яковлева Аксумла авылында туып үсә. Аңа 18 яшь. Ул Россия кооперация университетының Казандагы икътисад факультетының I курс студенты.
"Мин "Чуваш чибәре - 2018" конкурсында катнаштым һәм "Озын толым - 2019" конкурсында җиңүче яуладым. Күптән түгел генә WorldSkills "Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге" хезмәткәре булып торам. Спорт белән шөгыльләнәм, төрле конкурсларда мөмкин кадәр күбрәк катнашырга тырышам”, - дип язган хатта үзе турында бу мөлаем туташ.