Киекле авылында яшәүче Рамил һәм Эльвина Хаметшиннар йортын озак эзләргә туры килмәде. Ике катлы, иркен кече фермага йөз тотып, без аларны тиз эзләп таптык.
Кече ферма диеп аталуга карамастан, аның күләме кечкенә түгел. Озынлыгы 23 метр, киңлеге-6. Хаметшиннар күп мал-туар асрар өчен бик терлек абзарын иркен төзегәннәр. Хәзер биредә 12 баш савым сыеры, бозаулар һәм дистәгә якын тай бар.
Хуҗалар әйтүенчә, ферма төзелешенә 1 млн сумга якын акча тотылган. Шуларның 400 мең сумы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республикада төзелгән сөтчелек юнәлешендә минифермалар төзү программасы буенча субсидияләнгән. “Элекке ферма бик иске һәм кысырык иде, терлек асрар өчен өчен шартлар уңайлы түгел иде, анда үзебезгә дә эшләргә уңайсыз иде. Шуңа күрә ферма төзи башлаганда ук без аны иркен итеп салырга планлаштырдык. Мондый биналарны ел саен төземибез бит, шуңа күрә ул яхшы итеп салынырга тиеш. Стеналар блоклардан, идәннәр – бетон, тәрәзәләр һәм капкалар шулай ук нык материаллардан төзелгән. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән 400 мең сум акча төзелеш чыгымнарын каплау өчен яхшы ярдәм булды. Авылда мондый программаларның булуы бик яхшы”, - диде Рамил Хаметшин.
Ферманың бер өлеше өстендә өскорма төзеп, җәйдән печән хәзерләп куйганнар, ләкин күбрәк печәнне урамда кибәннәрдә саклауны өстен күрәләр. Кышлау сезоны ахырына якынлашса да, тупланган запас тагын берничә айга җитәчәк. “Азыкны, нигездә, сатып алабыз, болыннарда печән чабабыз. Хәзер, трактор булгач, бу яктан күпкә җиңелрәк. Аны узган ел сатып алдык, аннан арба да алдык. Зур хуҗалыкта аннан башка булмый. Әлбәттә, менә шундый нык хуҗалык булдыру өчен күп көч куярга туры килде. Башта терлек үстереп, ит ясау белән шөгыльләндек. Барлык керемнәр дә хуҗалыкны киңәйтүгә, терлекләрнең баш санын арттыруга тотылды”, – дип дәвам итте хуҗа. Бүген сөт юнәлешенә зур игътибар бирәләр. Сөтне сатып көн саен тотрыклы керем алалар. “Көн саен 5 сыердан 70 литрга якын сөт савып алабыз. Сөт җыючылар аны өйдән үк алып китәләр. Безнең сөткә авылдашлар арасында да ихтыяҗ бар, аларны да кире какмыйбыз. Сөткә бәяләр начар түгел, шул керемнәр һәм ит сату исәбенә без яшибез, хуҗалыкны киңәйтәбез. Хәзер авылда, терлек асрап, яхшы яшәргә була. Тик ялкауланырга кирәкми.”, - ди Рамил Хаметшин.
Ә менә атларга килгәндә, хуҗаның аларга мәхәббәте кечкенәдән үк килә. Ат асраганнар, сабан туенда катнашу өчен чабышкылар үстергәннәр. Юртак чабышкыларда Рамил үз авылларында һәм район үзәгендә узган ярышларда призлы урыннар яулаган. Дөрес, хәзер хуҗалыкта, нигездә, эш атлары гына үрчетелә. Хуҗа исә, колынарның җитез уйнаклап йөгерүләренә карап, сөенеп туя алмый.
Хаметшиннар Киекледә авыл читендә яшиләр, болыннар аларның хуҗалыгына тоташа диярлек. Озакламый терлекләрне көтүлекләргә чыгара башлаячаклар. Авыл халкы җәйге айлар җитүен аеруча көтә. Ни дисәң дә, мул сөт савып алу чоры якынлаша.