Нурлат районында язгы кыр эшләре башланды

2021 елның 10 апреле, шимбә

«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Южная» АФ ҖЧҖендә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.

Нурлат муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, район буенча көзге культуралар мәйданы 20733 га, күпьеллык үләннәр 10995 га тәшкил итә.

Районда беренчеләрдән булып «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Южная» агрофирмасы үсемлекләрне тукландыруга керештеләр. Башка хуҗалыклар да эшкә керешергә әзер.

Районда язгы кыр эшләрен башкаруга минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланган. Бүгенге көндә  – бер гектарга 80 кг тәэсир итүче матдә күләмендә дигән сүз, бу республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International