Нурлат районының Егоркино авылында гомер итүче юбилярны Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов котлады. Ул аңа Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда куйган фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Гомер бәйрәмен билгеләп үтүче пенсионерга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, бәйрәм букеты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Анна Михеева хезмәт эшчәнлеген 1942 елда «Пролетарий» колхозында гади колхозчы булып башлый. Лаеклы ялга 1986 елда чыга, ире Валентин Порфирьевич белән бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Юбилярның 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсе белән яши. Бу көнне озын гомерле әбине юбилее белән котларга күпсанлы туганнары да килгән иде.