Нурлат районында бердәнбер бүгенге көндә исән-сау фашистлар концлагере аша узган ханым яши. Бүген, 11 апрель көнне, Нурлатта, фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә, фашист концлагерьлары аша узган Нурлат районының бердәнбер яшәүчесе Галина Григорьевна Петрякованы хөрмәтләделәр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева Галина Григорьевнага чәчәкләр һәм район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләк тапшырдылар, озын гомер, сәламәтлек теләделәр.