Язгы ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шулай ук кооперативлар актив катнаша.
«Казан» агросәнәгать паркында уза торган традицион ярминкәгә Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ит, яшелчә, сөт, сөт продукциясе, бал, ашлык, икмәк-күмәч ризыклары һәм башкаларны алып барды.
Традиция буенча, Нурлат авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе башкала халкы арасында зур ихтыяҗга ия. Биредә үк район мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясап, башкала халкына язгы кәеф бүләк итте.