Татарстанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 90 еллыгына һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы уза.
25 мартта Татарстанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз физкультура-спорт комплексы төзелүгә 90 ел тулуга һәм укучылар арасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган балалар проектлары (шигырьләр һәм рәсемнәр) республика конкурсы старт алды. Конкурс эшләрен кабул итү 15 апрельдә тәмамланачак, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгының рәсми сайтында.
Конкурс «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы хәрәкәтенең тотрыклы уңай имиджын формалаштыруга, яшь буынны тәрбияләүдә аның социаль әһәмиятен формалаштыруга һәм Татарстан Республикасы халкының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурста катнашучыларның эшләрен бәяләү буенча жюри эше 2021 елның 16 апреленнән 17 маена кадәр барачак. Барлык теләүчеләр үз эшләрен 2021 елның 15 апреленә кадәр 116gto@mail.ru почтасына җибәрә алалар.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 90 еллыгына һәм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы «Спорт-тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» төбәк иҗтимагый оешмасы (алга таба – «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы региональ операторы) оештыра.