Нурлат районы благочинные иерей Сергей Егоров һәм Изге Илья храмы настоятеле иерей Александр Кузьмин Халыклар дуслыгы йортына волейбол өчен спорт кирәк – яраклары-туплар һәм сетка бүләк иттеләр.
Үз үрнәкләре белән алар барысын да игелекле эшләргә өндиләр. Моның өчен иң кулай вакыт – Олы ураза бара бит.
- Әлбәттә, безгә барыбызга да изге гамәлләр тормышыбызның бер өлешенә әйләнсен өчен омтылырга кирәк. Һәм аларның һәркайсы үзебезгә күпләтә әйләнеп кайтсын иде, - дип рәхмәт белдерә Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева.