Нурлатка COVID-19га каршы чираттагы вакцина партиясе кайтты

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Нурлат үзәк район хастаханәсенә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау өчен 485 доза «Спутник V» вакцинасы кайтты.

Иммунизация курсы ике вакцинациядән тора – икенчесе 21 нче көнне ясала.

Шартлар элеккегечә: вакцина соңгы 6 айда коронавирус инфекциясе, соңгы 14 көн эчендә ОРВИ белән авырмаган 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен (вакцинация вакытында), җитди хроник авырулар һәм авыр аллергия реакцияләре булмаган, йөкле булмаган һәм күкрәктән бала ашатмаучыларга ясала.

«Вакцинация 221-нче номерлы прививка ясау кабинетында, 222-нче номерлы кабинетта сырхауханәнең табиб-терапевты кабул иткәннән  соң үткәрелә. Үзең белән паспорт, полис, амбулатория картасы булу мөһим", - дип искә төшерәләр үзәк хастаханәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International