Нурлатта телләр турындагы законнарны тормышка ашыру буенча район комиссиясе утырышы булды

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Нурлатта район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә телләр турындагы законнарны тормышка ашыру буенча район комиссиясе утырышы узды.

Көн тәртибенә районда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар арасында туган телне популярлаштыруга кагылышлы 5 мәсьәлә куелды. Беренчесе буенча район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина чыгыш ясады.

Ул катнашучыларны район балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә милли белем бирүне гамәлгә ашыруның барышы, балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләүнең сыйфатын күтәрү белән таныштырды. Шулай ук районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телендә тәрбия бирү сыйныфлары саны бик аз булуына басым ясады. Шәһәрнең 4, 9 мәктәпләре һәм гимназия -  ачыкланганча, иң күп татар милләтеннән булган балалар укый торган белем бирү оешмалары икән. Шуларның берсе базасында милли телле сыйныф ачу турындагы сорауга утырышта ук җавап табылды.

«Бүгенге көндә районда татар телендә укыту өчен туры килә торган ике класс-комплектка җитәрлек күләмдә  дәреслекләр бар. Үз балаларын милли сыйныфларга кертергә теләгән ата-аналар өчен гариза язу да җитә", - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Фәридә Ярмөхәммәтова.

Мәдәният бүлеге начальнигы Рәзилә Әхмәдиева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова агымдагы елның 1 нче кварталында оешмаларның эшчәнлеге турында хисап тотты. Алар районда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә торган күп санлы чаралар турында сөйләде. «НУР» татар мәдәнияте үзәге режиссеры Сирень Халитова агымдагы елның өч аендагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Күптән түгел генә ишекләрен ачкан булуга карамастан, биредә төрле юнәлештә татар иҗат коллективлары эшли. Мәсәлән, театр сөючеләр берләшмәсе тамашачыларны үзенең чыгышлары белән шатландыра.

Шәһәр мәктәпләре директорлары гомуми белем бирү учреждениеләрендә милли мәгарифнең торышы һәм үсеше турында сөйләде.

Аларның докладларыннан чыгып шуны әйтергә кирәк, киләсе уку елы башына, инде булганнарыннан тыш, татар телендә тәрбия бирүче тагын 1-2 шәр сыйныф-комплектлар барлыкка киләчәк. Биредә үк «Ак калфак» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе тәкъдим ителде.  Ул-шәһәрнең 9нчы мәктәбе укытучысы Гөлия Галләмова. "Безнең районда туган телләрне саклау, популярлаштыру буенча эшне даими алып барырга кирәк. Үсеп килүче буын үз туган телендә белемнәрен камилләштерә, иркен аралаша алсын өчен, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында төрле чаралар үткәрү бик мөһим», – дип утырышка нәтиҗә ясады район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International