Агымдагы елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарында территориаль бүлеге башлыгы итеп Әхмәтҗанова Гүзәл Әмир кызы билгеләнде.
Гүзәл Әмир кызы 1993 елда туган, югары медицина белеме алган. Моңа кадәр ул Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эпидемиология бүлегендә әйдәп баручы белгеч-эксперт булып эшләгән.