Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә нурлатлылар да кушылды. Бүген ярты меңләп укучы, район һәм предприятие хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары әгъзалары билгеле бер маршрут буенча җәяүләп үттеләр. Үзәк мәйданда урнашкан «Авыртмый ла» станциясендә кан басымы үлчәүдән башланган чара 5 мәйданчыкта дәвам итте, һәрберсендә нурлатлылар өчен кызыклы спорт, интеллектуаль һәм музыкаль биремнәр оештырылды. Әйтик, "Тарих белгечләре" станциясендә алар Нурлат тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр, "Спорт филворды"нда - спорт инвентарьларын аңлатучы сүзләрне эзләделәр, "Гаилә" тукталышында ГТО нормативларын тапшырдылар, "Музыкаль"тукталышта - халык биюләрен биергә өйрәнделәр.
Шул рәвешле, шәһәр буйлап 10 000 адым узып, нурлатлылар акцияне "Театраль" скверында спорт флешмобы белән төгәлләде.