Людмила Рыбакова гражданнарны онлайн-режимда кабул итте. "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова гражданнарны онлайн-режимда кабул итте. Кабул итү барышында нурлатлылар депутатка үзләрен борчыган берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.