Нурлатта сынау форматында Бердәм дәүләт имтиханы үтә

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Бүген шәһәрнең 3 нче мәктәбендә рус теле буенча сынау форматында Бердәм дәүләт имтиханы уза. Чыгарылыш сынауларында 11 сыйныфларның 60 укучысы катнаша.

"Имтихан барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып үткәрелә. Аудиторияләрдә укучылар тиешле дистанцияне үтәп, кабинетларда 5әр кеше итеп утыртылды", - дип сөйләде Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү буенча координатор Неля Гыйззәтуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International