Россиядә яшьләр автор проектлары һәм Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендәге проектларның XVIII «Минем илем – минем Россиям» Бөтенроссия конкурсы үткәрелә.
Агымдагы елда конкурс Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елын үткәрү турында» 2020 елның 25 декабрендәге 812 номерлы Указын үтәү кысаларында һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Конкурс номинацияләре исемлеге Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсеше, шул исәптән мәгариф, социаль өлкә, инновацияләр, кече бизнес, авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренең бөтен спектрын үз эченә ала. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 мартыннан 12 маена кадәр кабул ителә. Конкурс материаллары белән www.moyastrana.ru сайтында танышырга мөмкин.
Өстәмә мәгълүматны: +7 (499) 993-72-23, +7 (926) 469-62-17телефоннары аша, шулай ук orgkomitet@moyastrana.ru электрон почта адресы буенча да алырга мөмкин.