Нурлат педагоглары экологик акциягә кушылды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

​​​​​​​«Буратино» балалар бакчасы хезмәткәрләре, санитар-экологик икеайлык кысаларында, мәктәпкәчә учреждениедә «Канатлы дусларыбызга өй бүләк ит» акциясе үткәрделәр.

Акция мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә сакчыл караш, туган якның күчмә кошларының төрлелеген һәм санын саклау турында кайгырту тәрбияләү максаты белән үткәрелде. Экологик чарага мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре дә бик теләп кушылды.

Ә шушы көннәрдә педагоглар Нурлат урманчылыгы вәкилләре белән бергә район урманнарында сыерчык оялары элделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International