Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

2021 елның 8 марты, дүшәмбе

Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән гүзәл яз бәйрәме  8 Март -Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Язның беренче бәйрәмен  гүзәл хатын-кызларыбыз белән бәйләвебез символик мәгънәгә ия. Аларны салкын кыштан соң җирне җылытучы язгы кояш белән чагыштырырга мөмкин: күңел җылысы һәм ихлас мәхәббәт белән алар гаилә учагын җылыта. Бүген хатын-кызның роле җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә әһәмиятлерәк була бара: алар сәясәттә дә, фәндә дә, иҗтимагый эштә дә. Алардан башка сәламәтлек саклау системасын, социаль, финанс һәм башка күп кенә тармакларны күз алдына да китереп булмый. Нурлат районында хатын-кызларның үз потенциалын тулысынча гамәлгә ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре бар, шул ук вакытта элеккечә гаилә турында кайгырту, балалар, оныклар тәрбияләү дә алар җилкәсендә кала.

Кешелекнең көчле затлары исеменнән сезгә аңлавыгыз һәм зирәклегегез, дөньяны матуррак, мәрхәмәтлерәк, игелеклерәк итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Бәйрәм алдыннан мин хатын-кызларыбызга-ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш ветераннарының тол хатыннарына һәм барлык өлкән буын хатын-кызларына аерым ихтирам белән мөрәҗәгать итәм! Сезне борчу һәм хәсрәтләр урап узсын, ә якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын! Йортларыгызда - тынычлык, үзара аңлашу хөкем сөрсен, күңелләрдә  һәрчак яз булсын!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International