Нурлатта җирле бердәмроссиялеләр хатын-кызлар бәйрәме алдыннан акция уздырды

2021 елның 5 марты, җомга

Районда «Игелекле йөрәк» җирле партия проекты кысаларында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга барып хәлен белү күркәм гадәткә әйләнде. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары советы, Яшь гвардия активистлары белән берлектә, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлеге ярдәме белән “Яз бәйрәме белән!” акциясен үткәрде. Нурлатта ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International