Бүген ЮХИДИнең Нурлат бүлегендә «Юл йөрү кагыйдәләрен балаларга өйрәтүдә интерактив чара буларак Лепбук куллану» дип исемләнгән район смотр-конкурсына йомгак ясалды.
Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан Нурлат шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белән берлектә үткәрелде.
Бәйгедә 30 педагог катнашты. "Авторлык лепбук җыентыгы" номинациясендә «Буратино» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Раилә Ураева, ә «Адаптацияләнгән лепбук» номинациясендә шул ук мәктәпкәчә учреждение педагогы Ландыш Җамалетдинова җиңүче булды. Конкурсны оештыручылар җиңүчеләр, призерлар һәм барлык катнашучыларга грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырды.