Советлар Союзы Герое Николай Синдряков истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышларында 120дән артык спортчы катнашты. Ярышларда Нурлат районы спортчылары белән беррәттән күрше Әлки һәм Чаллы-Башы районнарыннан да кунаклар катнашты.
Быел ярышларны яшь чаңгычылар өчен яхшы үрнәк күрсәтеп 75 һәм аннан өлкәнрәк, шулай ук 60-69 яшьлек спорт ветераннары башлап җибәрде. Аннары җиңү өчен көрәшкә район мәктәпләре командалары кушылды.
Эстафетада яшүсмерләр арасында Иске Чаллы мәктәбенең беренче командасы җиңү яулады, икенче урында - Нурлат шәһәренең 8 нче мәктәбе, өченче урында - Иске Чаллы мәктәбенең тагын бер командасы.
Эстафетада кызлар арасында 8нче номерлы мәктәп командасына тиңнәр булмады. Икенче урында-Андреевка һәм Богдашкино мәктәпләре җыелма командалары, хуҗалар исә өченче урынны яуладылар.
Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында шәһәрнең 8нче номерлы мәктәбе командасы җиңү яулады.
Быел җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бергә истәлекле бүләкләр - Советлар Союзы Герое Николай Синдряков портреты төшерелгән кубоклар алдылар.
Алар әле озак вакытлар истәлекле турнирда катнашу һәм чаңгы ярышларында җиңү турында искә төшереп торыр.