Кибоксинг буенча ачык беренчелек үтте

2013 елның 14 апреле, якшәмбе

Турнирда йөздән артык яшь кикбоксчы көч сынашты. Рингка Нурлаттан тренерлар Евгений Казаев һәм Александр Ермошкин шәкертләре чыкты, шулай ук күрше Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарыннан да яшь спортчылар килгән иде. Заманында “Аркона” клубы бәйгесе булып башланган турнир күптән инде ачык беренчелек статусы алды. Нурлатның Олег Власенко, Илнур Әмиров кебек Россия киңлегендә танылган кикбоксчылары нәкъ әнә шул турнирда чыныгып үстеләр. “Башка еллардагы кебек быел да әле беренче бәйгеләрен генә уздыручы спортчылар бар”, – ди Евгений Казаев. Мисал өчен, Илшат Шәмсуаровның, “Аркона”да инде ике ел шөгыльләнсә дә, әле тәүге турнирында катнашуы икән. Аның өчен җан атарга әнисе Гөлсинә дә килгән. Гомумән, кикбоксинг бәйгеләренә яшь спортчыларның әти-әниләре күп килә, бу юлы да алар зал тутырып җыелганнар иде, һәм ярышларның чын көрәш рухында узуында, тәэсирле тамашага әверелүендә аларның өлеше бик зур. Ә беренчелектә күпчелек призлы урыннарны “Аркона” егетләре яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International