Нурлатта республика судьялары ярышты

2013 елның 13 апреле, шимбә

Беренчелектә республиканың суд системасы хезмәткәрләреннән торган 20дән артык команда көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында Нурлат районы башлыгы Наил Шарапов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гилазов, Суд департаментының Татарстан идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР Судьялар берлеге рәисе Рамил Шәрифуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Чыгыш ясаучылар соңгы елларда суд системасындагы хезмәткәрләр арасында спорт, сәламәт яшәү рәвешенә игътибарның артуын билгеләп үттеләр. “Моңа кадәр волейбол, чаңгы, хоккей, мини-футбол ярышлары уздырдык. Нурлаттагы шартларны исәпкә алып, өстәл теннисы турнирын нәкъ биредә үткәрергә булдык”, – диде ТР Югары суды рәисе Илгиз Гилазов. Оештыручылар теннис беренчелегенең “пропискасын” алдагы елларда да үзгәртмәскә һәм бу турнирны “Нурлат уеннары” дип атарга тәкъдим иттеләр.

Җиңүчеләрне исә шәхси беренчелектә һәм командалар буенча ачыкладылар. Монда аерата ТР Югары суды, Түбән Кама, Минзәлә командалары матур уен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, команда беренчелегендә ТР Югары судының беренче командасы җиңүче исемен яулады. Нурлат район суды командасы исә “Иң яхшы дебют” номинациясендә бүләккә лаек булды. Җиңүчеләр һәм призерларның һәммәсен дә Кубоклар һәм грамота-медальләр белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International