Шәһәр Мәдәният сараенда рәссам Рөстәм Хәйретдиновның иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген талантлы рәссам Рөстәм Хәйретдинов истәлегенә багышланган шәхси күргәзмә ачылу уңаеннан тантаналы чара узды.

Күргәзмә “Онытмаска...” дип атала - быелның гыйнварында ул үзенең 55 еллыгын билгеләп үтәр иде, әмма рәхимсез язмыш нәкъ бер ел элек көтмәгәндә аны арабыздан алып китте. Рәссам, республиканың танылган авторларының китаплары иллюстраторы, дизайнер, курай һәм мандолинада оста уйнаучы, шамаилләр иҗат итүче, районыбыз территориясендә төзелгән чишмәләрнең эскизларын ясаучы, Нурлат шәһәре урамнарында әлеге урамнар исемен йөрткән кешеләр турында мәгълүмат такталары авторы - Рөстәм Хәйретдинов гаҗәеп талантлы, якты һәм ихлас күңелле кеше иде. Күргәзмәне тәкъдир итүгә аның күпсанлы дуслары, хезмәттәшләре, туганнары, җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары җыелды. Аларны район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.

«Без 25 ел элек, 90 нчы еллар уртасында таныштык, - дип уртаклашты ул үзенең бу гаҗәеп кеше турындагы истәлекләре белән. Ул мине үзенең эшкә мөнәсәбәте, зыялыгы белән таң калдырды. Ул тыныч, интеллигент, күпләр, бигрәк тә үсеп килүче буын өчен үрнәк иде. Арабызда хәзер булмаса да, үзеннән соң аның турында зур мирас һәм якты истәлек калды».

Чыгыш ясаучыларның барысы да Рөстәм Фоатович турында ихлас күңелдән сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар.

Бу – Рөстәм Фоат улы рәссам-бизәүче булып эшләгән «Нурлатнефть» идарәсе хезмәткәрләре, Нурлат районы рәссамнар берлеге вәкилләре, күпсанлы туганнары, гаиләсе - хатыны Ландыш Хәмзә кызы, кызлары Лилия, Чулпан, улы Булат, аның истәлеген һәм эшләрен кадерләп саклаучылар. Талантлы рәсамның юлын дәвам иттерерлек сәләтле оныклары үсеп килә.  Рәссамның 49 эше куелган  әлеге күргәзмә эш көннәрендә 8дән – 5кә кадәр  бер ай дәвамында эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International