Әлеге саннарны Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышында китерде.
Комиссиянең чираттагы утырышы бүген район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә узды. Бу юлы ул киңәйтелгән форматта узды, анда комиссия әгъзалары гына түгел, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, прокуратура, сәламәтлек саклау, ведомство хезмәтләре вәкилләре дә катнашты. Илдар Әхмәтҗановның сүзләренә караганда, узган елдагы юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан – 24сендә җәрәһәтләнүчеләр бар, 4 кеше үлгән, 35 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Шулай ук ул Нурлат дәүләт автоинспекциясе бүлеге эшчәнлегенең төп күрсәткечләренә дә тукталды. Утырышта балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләсе аерым игътибарга алынды. Бу темага 9 нчы шәһәр мәктәбе директоры Гөлнара Исхакова һәм Нурлат шәһәрендә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова чыгыш ясадылар. Комиссия эшенә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев та кушылды. Ул районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеген уңай бәяләде, тиешле рекомендацияләр бирде. Шулай ук утырышта район халкыннан төрле мәгълүмат системаларына кергән гаризалар каралды. Аларның бер өлеше утырыш барышында ук уңай җаваплар алды, калганнары эшкә алынды.
«Имин шәһәр» АПК һәм «Имин ишегалды» кысаларында өстәмә видеокамералар урнаштыру эше турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Айдар Гыйззетдинов хисап тотты.