Нурлатта яшәүче озын гомерле шәһәрдәшебез 95 яшьлек юбилее белән җылы котлаулар кабул итте

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Нурлат районы җитәкчелеге озын гомерле якташларыбызны юбилее белән барып котлап, күркәм традицияләрне дәвам итә. Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне Фадеева Нина Петровна якыннары белән бергәләп үзенең 95 яшьлеген бәйрәм итте. Бүген Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов Нина Петровнаны шундый истәлекле дата белән котлады, ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын, Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

"Без сезне бик хөрмәт итәбез, Нина Петровна, сезнең белән 5 елдан соң очрашырга һәм 100 яшьлек юбилеегыз белән котларга өметләнәбез. Озын гомер һәм сәламәтлек Сезгә!", – дип мөрәҗәгать итте ул юбилярга.

Юбилярны район ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова да котлады. Ул юбилярга фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. "Сезнең гаиләгез искиткеч яхшы, якыннарыгыз янәшәсендә, аларның  игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер итәсез. Һәрчак шулай аларның кайгыртуына сөенеп яшәгез”, - дип теләде ул.

Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте, юбилярның якыннары кунакларга әниләре тормышыннан кызыклы һәм гаҗәеп вакыйгалар сөйләде.

95 ел эчендә Нина Петровна шатлыклы һәм кайгылы вакыйгаларны күп кичергән. Бөек Ватан сугышы чорында, күп кенә ир-атлар фронтка киткәч, ул колхозда эшләгән.

Тумышы белән Чирмешән районының Югары Кармалка авылыннан, Байкал артында туып  үскән , бурят милләтеннән булган  ире Петр Амур улы Бадмацыренов белән Нурлатка күченеп килә. Аерым игътибарга лаек булган аларның мәхәббәт тарихы турында юбилярның киленнәре Антонина һәм Тамара сөйләделәр.

"Әни безгә сөйләгәнчә, кияүгә чыкканчы ул булачак иренә шарт куйган - туйдан соң үз фамилиясен үзгәртмәскә, чөнки ул үз фамилисен бик ошата торган булган. Петр Амурович каршы килмәгән. Алар бергә озын гомер кичерделәр, ул 1995 елда  вафат булды», – дип сөйләделәр алар.

Әлеге гаилә 3 ул тәрбияләп үстергән. Кызганыч, бүгенге көндә аларның иң кечкенәсе – Анатолий гына исән, хәзер аңа 67 яшь. Нина Петровна гомерен  гаиләсенә һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган. Бүгенге көндә аның 8 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Ул бүген дә шат күңелле, кызыклы такмакларны һәм яраткан җырларын башкарырга ярата.

Нина Петровна үзен чын күңелдән яратучы кешеләр генә чолгап алуы белән бәхетле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International