Нурлат районының террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары чираттагы утырышка җыелды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Алар көн тәртибенә чыгарылган 3 мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия Аппараты  мәгълүматында күрсәтелгән комиссия эшендәге җитешсезлекләр турында район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рузель Гыйләҗев җиткерде.

Чулпан авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдинов терриоризмны профилактикалау буенча җирлектә башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.

Сәүдә, мәдәни объектларны паспортлаштыру һәм урнаштыру эше мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу эшне тәмамлау сроклары турында Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы Илназ Әбделвәлиев сөйләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International