"Чуваш киносы көннәре" кысаларында нурлатлылар үз якташлары төшергән фильмны карадылар

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Якушкино авылында туып-үскән Светлана Алякимова «Чуваш киносы көннәре» кысаларында якташларына «Чуваш кинематографының изге төбәге»фильмын тәкъдим итте. Премьера бүген, 24 февральдә, «Грани» мәдәни-күңел ачу үзәгенең кинозалында узды.

Безнең республикада «Чуваш киносы көннәре»  туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы эгидасы астында уза. Әлеге көннәр 22 февральдә старт алды. Берничә көн дәвамында Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә Чувашия Республикасы кинематографистлары тарафыннан төшерелгән кинолар күрсәтелә. Нурлатлыларга дигән җирәбә талантлы режиссер Светлана Алякимованың агарту тематик картинасына төште. Ул иҗат иткән фильм беренче чуваш киностудиясен оештыручылар Иоаким Максимов-Кошкинскийның һәм аның хатыны Тани Юнның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли.

"Бу фильмны төшергәндә, аны монда, Нурлатта күрсәтүләр дип уйламадым да. Бик дулкынландыргыч һәм күңелле!", - дип, үз чыгышында белдерде Светлана.

Моңа өстәп оештырылган түгәрәк өстәл артында иҗади очрашу «Чуаш киносы көннәре»нең кызыклы дәвамы булды. Аны авылара үзәк китапханә үткәрде. Ул җирле авторларны, педагогларны туган тел язмышы турында ачыктан-ачык сөйләшүгә багышланды. Кинофестивальнең иҗат командасы да үз фикере белән уртаклашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү кирәклегенә һәм аларның кыйммәтләренә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International