Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин бүген яңа конавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясатып, үз кул астында эшләүче хезмәткәрләргә үрнәк күрсәтте.
"Миндә авыруга каршы торучы тәнчекләр табылмады, мин коронавирус белән дә авырмадым. Якыннарыма да бу инфекция кагылмады. Шулай да вакцина ясатырга булдым. Монда бернинди куркыныч та юк», - диде уколдан соң Нурлат сырхауханәсенең процедура кабинетында Рәфис Рафикович. 21 көннән, 17 мартта, Рәфис Хәмзин кабат бу кабинетка – «Спутник V»вакцинасының икенче компонентын ясатырга киләчәк.
Вакцинация дәвам итә. "Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән, бездә вакциналар җитәрлек күләмдә. Бүгенге иртәгә прививка ясаткан кешеләр саны 614кеше тәшкил итте. Бүген тагын 50дән артык кеше прививка ясатты.
Запаста 200 дозага якын вакцина бар. Бездә кешеләр вакцина ясарга теләк белдереп килеп тә, вакцина булмаган очрак булганы юк, ул һәрчак запас белән бар», – диде Нурлат РҮХ баш табибы Айдар Сәгъдиев. Баш табиб сүзләренчә, вакцина ясатучылар арасында прививкадан соң үзен начар хис итүче булмаган. "Һава торышы салкын торганда, язгы респиратор авырулары чоры җиткәнче, прививка ясатырга чакырам. Чөнки теләсә нинди салкын тию авырулары вакцинация өчен каршылык булачак ", - диде Айдар Сәгъдиев.