Нурлатлыларга "Халык контроле"нә суррогат турында хәбәр өчен премия түләнәчәк

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алкоголь законнарын бозу турындагы хәбәрне җибәргән нурлатлылар бүләкләнүгә өметләнә ала.

«Физик затка, эшкуарга яисә алкоголь законнарын бозган өчен административ беркетмә төзелгәндә, расланган хәбәр өчен 1000 сум түләнә.  Әгәр 10 литрдан 100 литрга кадәр күләмдә продукция алынган булса, расланган хокук бозу турында хәбәр өчен 2000 сум түләнә. Шундый ук премия расланган лицензиясез сату фактлары өчен түләнә, чөнки бу тупас хокук бозу очрагы булып санала. 3000 сум хокук бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган яки 100 литрдан артык алкоголь алынган очракта түләнә", - диде Дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгече-эксперты Алия Гәрәева.

Кибеттә, кафеда, фатирда алкоголь продукциясен (көмешкәне) законсыз җитештерү яки сату факты ачыкланганда, белгеч Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә киңәш итә.

«Хәбәр итү өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының (uslugi.tatarstan.ru) исәп язмасы яки nk.tatar.ru дагы яки «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Аннары категорияне сайларга, фотоматериалны куярга, төгәл итеп адресны күрсәтергә, исемен куярга һәм төгәл итеп мәгълүмат язарга кирәк. Бастыру кагыйдәләре белән ризалыкны расларга. Гариза караучыга контакт мәгълүматларын (email һәм телефон номеры) тапшыруга ризалык бирү теләге булганда, расларга ", - диде Алия Гәрәева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International