Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату авыл хезмәтчәннәренә гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә.
Мамык авыл җирлегендә 475 шәхси хуҗалыкта, 370 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 106 сыер, шулай ук 239 кәҗә һәм сарык, 1905 баш кош-корт асрала. Узган ел авыл халкының сөт сатудан алган табышы 3 млн. сумга якын, иттән - 4 млн. сум тәшкил иткән. Авыл халкы өчен бу Нурлатта һәм Казанда оештырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре яхшы ярдәм булып тора. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков әйтүенчә, авыл халкы аларда теләп катнаша. Алар арасында Гөлсирә Абдрахимова белән Елена Таиркина аеруча актив.