Быел да Ватанны саклаучылар көнендә түбән нурлатлылар авылдашлары каберләрендә булдылар. Түбән Нурлат - Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган биш сугышчы-интернационалистның берсе Миншакир Бакировның ватаны. Түбән Нурлатның тагын берничә егете Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Кызганыч, аларның кайберләре - Илгизәр Ишниязов белән Илсөяр Тямаев та яшьләй вафат була. Алар һәм башка яшьтәшләре турында истәлекләрне Түбән Нурлат яшьләре кадерләп саклый.
Соңгы еллардагы матур традиция буенча Ватанны саклаучылар көнендә быел да авылдашлары каберләрендә булдылар, аларга чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны җылы сүз белән искә алдылар.
Бүген шулай ук түбән нурлатлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык якташларын искә алдылар.