Ватанны саклаучылар көнендә шәһәрдә һәм районның барлык авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар узды.
Салкын һава торышы һәм көчле җил Нурлатта Ватанны саклаучылар көне алдыннан партия тарафыннан игълан ителгән «Батырларны хәтердә саклыйк» бөтенроссия акциясен уздыруга комачауламады.
Иртәнге якта бердәмроссиялеләр Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә сугышчыларга куелган һәйкәл янында узган тантаналы митингта катнаштылар. Шулай ук партия әгъзалары, тарафдарлары һәм яшьгвардиячеләр шәһәрнең төрле микрорайоннарында урнашкан истәлекле урыннар буйлап автойөреш оештырдылар.
Автойөреш маршрутына десантчылар, чик сакчылары, диңгезчеләр, сугышчы-интернационалистлар һәйкәлләре керде, аларның һәркайсында бердәмроссиялеләр якташларын бер минутлык тынлык белән искә алды, чәчәкләр куйды.
Тимерьюлчылар микрорайонындагы гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл, шулай ук Тарн-Варда совет солдатлары каберлеге дә игътибардан читтә калмады.
Акциягә авылларда урнашкан беренчел бүлекчәләр дә кушылды, һәр авылда чәчәкләр салу тантанасы узды.
"Хәтер акциясенә кушылып, без җиңүчеләр буынына – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, шулай ук төрле елларда илебез чикләрен саклаган барлык якташларыбызга хөрмәт күрсәттек. Безнең бурыч-тарихи истәлекне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру”, - дип билгеләп үтте “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханиева.