Нурлатта Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы митинг узды

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

Бүген нурлатлылар тантаналы шартларда Ватанны саклаучылар көненә багышлап, сугышчы  һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Салкын һәм көчле җил булуга карамастан, йөзләгән нурлатлылар, сугышта башларын салган Ватанны саклаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алу өчен, мемориаль комплекс янына җыелды.

Истәлекле чарада район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты. Үзенең котлау чыгышында ул илебезнең чикләрен саклауда катнашкан һәм бүгенге көндә хәрби хезмәттә  булган нурлатлыларга рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.

Чәчәкләр кую тантанасында шәһәрнең оешма һәм учреждениеләре коллективлары, шулай ук «Сугышчан туганлык» әгъзалары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International