Шахмат һәм шашка турнирында 20дән артык нурлатлы катнашты.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Нурлат шашкачылары һәм шахматчылары шәһәр Мәдәният сараенда турнир уздырдылар.
Турнир нәтиҗәләре
Шахмат уенында:
1 урын-Григорий Ермолаев
2 урын-Иван Прокопьев
3 урын-Виталий Сидоров
Шашка уенында:
1 урын-Рафаил Әюпов
2 урын-Александр Тайгильдин
3 урын-Николай Евлейкин
Җиңүчеләр һәм призерлар Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталарына лаек булдылар.