Нурлатның 2010-2011 елгы егетләр командасы Алексеевскида мини-футбол буенча ТР кубогына зона ярышларында җиңде һәм киләчәктә кубок өчен көрәшне дәвам итәчәк.
Балалар тренерлары Юрий Никитин җитәкчелегендә Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр. Бу команданың мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче генә уңышы түгел, моңа кадәр алар республика буенча призерлар арасына кергәннәр иде.