Шушы көннәрдә шәһәрнең 4нче мәктәбендә ЮИД отрядларының ЮХИДИ ветераны, күп еллар Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеген җитәкләгән Минхәниф Әюпов белән очрашуы булып узды.
Очрашу җанлы сөйләшү форматында узды, кызыклы кунак балаларга элеккеге вакытта автоинспекторларның ничек эшләүләре, Нурлатта беренче светофорның кайда куелганлыгы һәм кайсы урамда беренче тапкыр асфальт катламы җәелүе турында сөйләде.
Минхәниф Вазыйх улы лаеклы ялда булса да, мондый чараларда һәрвакыт теләп катнаша. Укучылар безнең районда автотранспортның тарихы турында кызыксынып тыңладылар, фотоальбомнарны кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр.
Чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан узды, шуңа күрә яшь инспекторлар кунакка истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм концерт программасы әзерләделәр.
Очрашуда ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Илдар Әхмәтҗанов та катнашты, ул Миңхәниф Вазыйховичка кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерде һәм яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар белән мондый очрашуларның традициягә әвереләчәгенә ышаныч белдерде. Чара истәлекле фотосессия белән тәмамланды.